+13 °С
Дождь


Атна ахырында Башкортстанда һава температурасының кискен алышынуы көтелә. Бүген төнлә -11, -16 градуска кадәр суытачак, аязганда -21 градуска кадәр, көндез -7, -12 градуска кадәр салкын булачак.
Ял көннәрендә, 25 һәм 26 ноябрьдә, республикага җылы һава агымы килә.
26 ноябрьдә һава температурасы төнлә 0, -5 градуска кадәр, көндез 3, -2 градуска кадәр күтәреләчәк.
Һава массаларының алмашынуы кар, юеш кар явуга, яңгырга, бозлавыкка китерәчәк, дип фаразлый синоптиклар.
25 ноябрь төнлә көчле җил, буран булуы мөмкин.
Чыганак: Башгидрометүзәк.