

Башкортстан башкаласында бүген илнең еллык икътисади вакыйгасы – "Халыкара бизнес-2023" (МНБ-2023) атнасы башлана.
Форум сайтында катнашучыларны, спикерларны теркәү дәвам итә. Бүгенгә 3000дән артык кеше гариза биргән дә инде.
Оештыру комитеты мәгълүматлары буенча, хәзерге форум – уналтынчы. Ул актуаль мәсьәләләр карала һәм үсеш юнәлешләре формалаша торган, хөкүмәт һәм бизнес арасындагы диалогны ныгыту өчен уңышлы мәйданчык.
Быел төп тема – алдагы 25 елда икътисадны үзгәртеп кору модельләре. Профессиональ берлеккә киләчәккә фаразлар төзергә тәкъдим ителәчәк.
Халыкара бизнес атналыгының төп вакыйгасы булып Русия Федерациясе субъектларының икътисад министрларының фикер алышуы торачак.
Чыганак: Башинформ.