

Башкортстанда азык-төлекнең минималь җыелмасы бәясе арткан. Бу хакта Башстат хәбәр итә.
2023 елның октябрендә җыелманың бәясе 5188,42 сум тәшкил иткән. Бу бер ай элеккегә караганда – 0,2% ка, 2022 елның декабренә караганда 4,6% ка күбрәк. Уфада бу сумма – 5236,39 сум, Сибайда – 5143,17 сум, Нефтекамада – 5027,54 сум, Стәрлетамакта 5046,03 сум тәшкил итә.
Русия буенча минималь азык-төлек җыелмасы бәясе 5732,89 сум тәшкил итә: 2022 елның декабренә караганда бәяләр 3,8 процентка менгән.
Башстатта аңлатуларынча, азык-төлек продуктларының шартлы (минималь) җыелмасы бәясе Русия һәм субъектлар буенча уртача бәяләр нигезендә билгеләнә.
Чыганак: Башинформ.