Новости
14 Ноября 2023, 07:35

Үз туганы дошманмы?

47 яшьлек ир икетуганы өстенә бер литр кислота сиптерткән.  

Үз туганы дошманмы?Үз туганы дошманмы?
Үз туганы дошманмы?

Ленин районы суды материалларыннан күренүенчә, Уфа шәһәрендә яшәүче бер ир үзе ниятләгән җинаятьне бергә яшәүче хатын ярдәмендә тормышка ашырган. Зыян күрүче ханымның башы, муены,  гәүдәсенең башка өлешләре  пешкән. Аның сәламәтлегенә авыр зыян салынган, инвалидлыкка чыгарга мәҗбүр булган.

Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә 7 ел иректән мәхрүм итү җәзасын билгеләде, шулай ук 3 миллион сум күләмендә әхлакый зыянны каплау турындагы дәгъва таләпләрен канәгатьләндерде. 

Җинаятьче башкаручыга тиз үк башка илгә китәргә ярдәм иткән булган. Әмма ул ханымны Әзербайҗанның җинаять кодексы нигезендә 14 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Чыганак: Башинформ.

Фото: freepik.

Үз туганы дошманмы?
Үз туганы дошманмы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас