Новости
13 Ноября 2023, 04:55

Самокатчыларга штрафлар кертелерме?

Тротуардан үз җаеңа китеп барасың. Һәм, сиңа терәлеп дигәндәй, выжлап электросамокат үтеп китә. Җиленә селкенеп каласың. Аларга ниндидер кагыйдәләр бармы соң? Закон чыгаручылар, ниһаять, шушы мәсьәләгә игътибар иткән. 

Самокатчыларга штрафлар кертелерме?Самокатчыларга штрафлар кертелерме?
Самокатчыларга штрафлар кертелерме?

Русия Федерациясе Хөкүмәте электросамокат йөртүчеләр өчен штрафлар турындагы  закон проектын хуплады.

Закон проекты электросамокатлар куллануны яхшыртуга юнәлтелгән. Инициативаны Федерация Советы әгъзасы Артем Шейкин күтәреп чыккан.

Аерым алганда, самокат  яисә велосипед белән исерек хәлдә  идарә иткән өчен 30 мең сумга кадәр штраф кертергә тәкъдим ителә. Тизлекне арттырган өчен -- биш меңгә кадәр штраф, электр самокатында берьюлы ике  кеше йөрү өчен өч меңгә кадәр штраф кертергә тәкъдим ителә. Шейкин шулай ук самокатоларның хәрәкәт тизлеген сәгатенә 10 километр белән чикләргә тәкъдим ителә.

Сентябрьдә Дума депутатлары электросамокат йөртүчеләр өчен җинаять җаваплылыгын кертергә тәкъдим иткән иде.

Парламентарийлар фикеренчә, соңгы вакытта самокатлар белән аварияләрдә бик күп кеше зыян күргән.

Чыганак: РИА Новости.

Фото: Freepik.

Самокатчыларга штрафлар кертелерме?
Самокатчыларга штрафлар кертелерме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас