Новости
9 Ноября 2023, 05:42

Уфада вузара кампус төзелә

Уфаның фән һәм мәгариф үзәгенә әверелеренә ышаныч бар. Студентлар, шул исәптән, чит илләрдән килеп укучылар саны артачак. 

Уфада вузара кампус  төзеләУфада вузара кампус  төзелә
Уфада вузара кампус төзелә

Башкортстанда соңгы чорда югары уку йортлары һәм академик фән актив үсеш ала. Евразия фәнни-мәгариф үзәге булдыру, аның кысаларында вузара  кампус төзү бу юнәлештәге эшчәнлекнең янә бер чагылышы булып тора.

Кампус Зәки Вәлиди урамында, элеккеге Киров исемендәге завод урынында  төзелә. Күпләр аны студентлар яшәү өчен уңайлы урын булыр дип уйлый, чынлыкта ул заманча белем бирү траекторияләрен, фәнне, алдынгы технологияләрне, бизнесны җәлеп итү үзәге булырак күзаллана. 

Быел беренче биналар кулланылуга тапшырылачак. Җиде катлы корпуста рәсми кабул итүләр өчен кабинетлар, стартап үзәкләре, төрле чаралар оештыру өчен аудиторияләр булачак.  15 катлы корпуста IQ-китапханәләр, төрле университетларның заманча җиһазландырылган үзәкләре, IT-технопарк, күргәзмә һәм рәсми эш заллары урнашачак.

Кампус төзелешенең икенче өлешен төгәлләү 2025 елга планлаштырыла. Анда студентларга яшәү һәм сыйфатлы белем алу өчен уңайлы мохит тудырылачак. Биредә  аудиторияләр, фәнни һәм уку лабораторияләре, геном үзәге җиһазландырылачак. Туклану, ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлыклар булдыру күздә тотыла.

Биналар төзелеп беткәч, студентлар, яшь галимнәр, профессор-укытучылар  өчен 4,3 меңнән артык яңа урыннар барлыкка киләчәк. Кампус Русиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килеп укучы студентлар санын 1,5 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Уфада вузара кампус  төзелә
Уфада вузара кампус төзелә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас