+13 °С
Ачык


Башкортстанда 2023 елның сигез аенда ЗАГСта үз мөнәсәбәтләрен 15,7 мең гаилә канунлаштырган. Бу хакта Башстат хәбәр итә. 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, никахлар саны 2,6% ка арткан.
2023 елда никах өчен иң популяр ай июль булды. Бу айда 3,3 мең туй теркәлгән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, июль 2022 һәм 2021 елларда да мөнәсәбәтләрне ЗАГСта теркәү өчен иң популяр ай булган. Май аенда никах рәсмиләштерү исә иң сирәге. Быел май аенда 1 мең пар өйләнешкән. 2022 елда андыйлар 800 иде, 2021 елда -- 900 пар.
Фото: freepik.