+29 °С
Ясно


Уфаның Беренче май урамындагы сигез катлы йортларны һәр уфалы беләдер. Шул исемдәге тукталыш та билгеле. Шушы йортларны Русия халыклары мәдәни мирасы объектларының бердәм дәүләт реестрына кертәчәкләр.
Тарихи-мәдәни экспертиза әлеге биналарны исемлеккә кертүне нигезле дип таныды. Йортларга экспертизаны Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының Оренбург филиалының дәүләт тарихы һәм хокук кафедрасы доценты Владимир Рубин ясаган.
Чыганак: РБК Уфа.
Фото: Башинформ.