+23 °С
Дождь


"Башкортстан" милли паркында Уфа символы – сусар фотокапкынга эләккән. "Тиз, хәйләкәр, җитез җәнлек. Сусарның фототозакка эләгүе – чын уңыш, – дип сөйләделәр милли паркта. – Берничә секунд – һәм ул инде биек агач башында. Тагын бер-ике секунд – һәм менә без аны башка агачта күрәбез. Койрыгы аңа руль ролен үти һәм тигезлекне сакларга ярдәм итә".
Элегрәк исә милли паркның фотокапкынына аю эләккән булган.
Чыганак: Башинформ.