Новости
30 Октября 2023, 04:32

Водительләр җитешми

Эш хаклары күтәрелсә дә, водительләргә кытлык. 

Водительләр җитешмиВодительләр җитешми
Водительләр җитешми

Эш эзләү сервислары Башкортстанда автомобильчеләргә ихтыяҗ артуын терки.

Әйтик, 2023 елның гыйнварыннан октябренә кадәр Башкортстанда водительләр өчен  12 меңгә якын вакансия урнаштырылган. Бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 60 процентка югарырак.

Эш бирүчеләр  машина йөртүчеләргә шактый югары эш хакы тәкъдим итә. 2023 елда уртача хезмәт хакы диапазоны 57 471-150 000 сум тәшкил иткән (бер ел элек бу күрсәткеч 49 425-121 839 сум булган).

Хезмәт базарында бүген машина йөртүчеләргә кытлык күзәтелә: уртача бер вакансиягә Русия буенча -- 2,9 резюме, ә  Башкортстан буенча 2,5 резюме туры килә.

Чыганак: Башинформ.

Водительләр җитешми
Водительләр җитешми
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас