+25 °С
Ясно


Русия кинотеатрлары елны 35 миллиард сумлык гомуми җыем белән тәмамларга мөмкин. Бу хакта Кинотеатрлар хуҗалары ассоциациясе башлыгы Алексей Воронков белдерде.
"Быел, минем уйлавымча, ел 35 миллиард гомуми җыем дәрәҗәсендә ябылачак, шуның 75 процентына кадәр өлеше Русия киносына туры киләчәк. Ягъни Русия киносы үсеше 2,5 тапкырга арткан, бу Русия киносы җиңүе, бу бик яхшы күрсәткеч", -- диде Воронков "Медиабизнес" конференциясендә.
Аның сүзләренчә, Русиядән эре көнбатыш киностудияләре һәм дистрибьюторлар киткәч, узган ел белән чагыштырганда, Русия киносының өлеше 53 процентка арткан.
Чыганак: РИА Новости.
Фото: Freepik.