Новости
30 Октября 2023, 03:59

Агыйдел буенда туристлык-мәгълүмат үзәге булачак

Уфа 2024 елда 450 яшен билгеләргә җыена.

Агыйдел буенда туристлык-мәгълүмат үзәге булачакАгыйдел буенда туристлык-мәгълүмат үзәге булачак
Агыйдел буенда туристлык-мәгълүмат үзәге булачак

Уфа администрациясе туристлык-мәгълүмат үзәген булдыру өчен контракт төзиячәк. Бу максатларга 16,4 миллион сум каралган.

Туристлык-мәгълүмат үзәген Дуслык монументыннан ерак түгел Агыйдел буенда урнаштырачаклар.

Ике катлы бинаның металл каркасы булачак, аның карагай агачы кулланып ясалган фасадында "450" дигән язу һәм башкорт телендә шәһәр исеме язылган күләмле яктылык тактасы булырга тиеш.

Чыганак: Башинформ.

Агыйдел буенда туристлык-мәгълүмат үзәге булачак
Агыйдел буенда туристлык-мәгълүмат үзәге булачак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас