+19 °С
Облачно


АКШның Мэн штатында атыш нәтиҗәсендә Ким дигәндә 16 кеше һәлак булган, 60 кешегә кадәр яраланган, дип хәбәр итә CNN телеканалы чыганакларга сылтама белән.
Шикләнелүче Роберт Кард хәрби хезмәт узган һәм утлы корал буенча инструктор булып эшләгән. Аның шулай ук психик сәламәтлеге белән проблемалары булган. Бу җәйдә, Милли гвардия учреждениесендә атыш оештырырга янаганнан соң, психиатрия шифаханәсендә ике атна дәваланып чыккан булган. Кораллы җинаятьчене әле тоткарлый алмаганнар, ул иректә һәм хәвефле.
Беренчел мәгълүматлар буенча, атыш шәһәрнең өч урынында, шул исәптән сәүдә үзәге һәм барда, алып барылган.
Фото: Freepik.