Новости
23 Октября 2023, 03:29

Су буенда балыкчы...

Нуриман районында биш балыкчыны коткарганнар.

Су буенда балыкчы...Су буенда балыкчы...
Су буенда балыкчы...

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре якшәмбедә Павлов сусаклагычында профилактик рейд үткәргән.

Рейд вакытында алар ике балыкчының ярдәмгә чакыруын күреп алган. Соңрак ачыкланганча, балыкчыларның көймә моторы ватылган. Коткаручылар ир-атларны ярга чыгарып куйганнар. 

Берникадәр вакыттан коткаручылар бензин бетү сәбәпле моторлы көймәләре сүнгән өч ир-атны күреп ала. Яшьләрне шулай ук яр буена эвакуацияләгәннәр.

Ике очракта да балыкчылар белән профилактик әңгәмә үткәрелгән, көзен суга чыгуның төп хәвефләрен искә төшергәннәр.

Чыганак: Башинформ.

Су буенда балыкчы...
Су буенда балыкчы...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас