+15 °С
Дождь


Бу хакта Израильнең оборона Армиясе (ЦАХАЛ) Telegram-каналында хәбәр иткән. Юк ителгән хәрби объектлар арасында җир асты туннеле, корал складлары һәм дистәләгән оператив команда үзәкләре атала.
Соңгы мәгълүматлар буенча, ХАМАС сугышчыларының 7 октябрьдә бәреп керүе нәтиҗәсендә Израильдә 1300дән артык кеше һәлак булган. Газада исә 3750ләп кеше җавап гамәлләренең корбаны булган.
Конфликт барышында Русиянең 19 гражданы үлгән, икесе тоткынлыкта, җидесе хәбәрсез югалган дип санала. Төрле мәгълүматлар буенча, ХАМАСта әсирлектә 150 дән 250 гә кадәр кеше тотылырга мөмкин.
Чыганак: РИА Новости.
Иллюстратив фото: Freepik.