+17 °С
Дождь


Владимир Путин Пекинда "Бер пояс, бер юл" III Халыкара форумында катнашты. Чарага ул хөрмәтле кунак буларак чакырылды һәм Си Цзиньпиннан соң икенче булып чыгыш ясады.
Россия белән Кытай арасындагы товар әйләнеше ел нәтиҗәләре буенча 200 миллиард доллардан артып китәчәк, дип хәбәр итте ул Си Цзиньпин белән сөйләшүләрдә. Кытай лидеры исә: "Ныклы һәм нәтиҗәле стратегик хезмәттәшлек урнашты. <…> Ун ел эчендә, 2013 елдан башлап, без сезнең белән, Президент әфәнде, 42 очрашу үткәрдек, яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр, ныклы шәхси дуслык урнаштырдык", -- дип билгеләде.
Чыганак: РИА Новости.
Фото: Freepik.