Новости
17 Октября 2023, 09:09

Гомер озынлыгы арткан

Русиялеләр озаграк яши башлаган.

Гомер озынлыгы артканГомер озынлыгы арткан
Гомер озынлыгы арткан

Росстатның оператив мәгълүматларына караганда, 2023 елда Русиядә уртача гомер озынлыгы 73,4 елга җиткән.  Бу хакта РФ сәламәтлек саклау  министр Михаил Мурашко белдерде.

2021 елның мартында, коронавирус пандемиясе сәбәпле, Русиядә уртача гомер озынлыгы 2 елга кимегән булган һәм 71,1 ел тәшкил иткән. Мондый кимү очрагы  2003 елдан соң беренче тапкыр күзәтелгән. 

Әмма 2 ел узуга, 2023 елның апрелендә,  Росстат мәгълүматларына караганда,  2022 ел нәтиҗәләре буенча, Русия тарихында рекордлы саннар теркәлгән. Узган елда уртача гомер озынлыгы  күрсәткече 2,66 елга артып, 72,76 яшь тәшкил иткән.

Чыганак: lenta.ru.

Фото: Freepik.

Гомер озынлыгы арткан
Гомер озынлыгы арткан
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас