+6 °С
Облачно


Россельхознадзор Русиягә Япониядән балык продукциясен кертүне чикләргә карар иткән иде. Япония хөкүмәте генераль секретаре Хирокадзу Мацуно Япониянең бу карар белән килешмәвен белдерде.
Россельхознадзор дүшәмбе көнне хәбәр иткәнчә, Русия 16 октябрьдән Япониядән балык продукциясе экспортын вакытлыча туктатты: чикләүләр су промыселы продуктларының хәвефсезлеген раслау һәм Евразия икътисадый берлеге таләпләренә туры килү турында тулы мәгълүмат булуга кадәр кертелә.
Бу тыюлар Япониядәге "Фукусима" АЭСыннан океанга изотоплы су ташлау белән бәйле.
Фото: Freepik.