

Бары тик 2023 елның сентябрь аенда гына да мошенникларга зарлану гаризалары белән Уфа шәһәрнең 312 кешесе мөрәҗәгать иткән, алар 85 млн сумнан артык зыян күргән, быелның 9 аенда Башкортстаннан барлыгы 5 384 кеше каракларга 801 млн сумнан артык акчасын чыгарып биргән.
Традицион шылтыратуларга алмашка башка ысуллар табылган. Хәзер мошенниклар WhatsApp һәм Telegram мессенджерларында үз корбаннары белән ешрак элемтәгә керә башлаган, моңа кадәр бу хәл очрамаган. Мессенджерларга төрле сәбәпләр белән шалтыраталар. Өстәвенә, анда номерны алмаштыру, җитди аватарка ясау җиңелрәк, хәтта Русия Эчке эшләр министрлыгы я УФСБ, башка аватарка куярга мөмкиннәр. Шуңа күрә ят номерлардан шикле хәбәрләр килсә, бик сак булыгыз! Хис-тойгыга бирелеп, куркып төшмәгез, якыннарыгыз белән киңәшләшегез.
Фото: Freepik.