Новости
9 Октября 2023, 18:50

Арттан өрәк куды

Ай яктысында зират яп-якты, күрәм, бер рәшәткә артыннан ап-ак озын күлмәкле хатын-кыз күтәрелә.

Арттан өрәк кудыАрттан өрәк куды
Арттан өрәк куды

Элегрәк булды бу хәл. Җәйге төннәрнең берсендә “матай” белән яландагы умарталарны карарга киттем. Фонарь кабызып карап чыктым, барсы да исән-сау, кортлар каты эш көненнән соң ял итә. Кайтырга чыктым. Юл иске зират турыннан уза. Шул җиргә җиткәч кенә “матай”ның арт тәгәрмәченә нәрсәдер кысылды, шыкылдап бара башлады. Туктадым, ботак кергән булып чыкты. Ай яктысында зират яп-якты, күрәм, бер рәшәткә артыннан ап-ак озын күлмәкле хатын-кыз күтәрелә. Җиңел генә өскә күтәрелде дә, бераз тирбәлеп торды һәм минем якка таба килә башлады. Мин “матай”ны сүндереп куйган идем, моңа кадәр бер басуда кабынган “матай” бөтенләй киреләнде. Мин картәнием бала чагымда өйрәткән догаларымны укый-укый “рычаг”ка тибәм. Теге якынлашканнан-якынлаша бара. Бәхетемә “матай” кабынып китте һәм мин сикереп менеп утырдым да, бар көчемә авылга таба җилдердем. Бер борылышта ташка менеп чәчрәп барып төштем. Кая ул сызланып тору, кабат атланып ак-кара күрмичә авылга кайтып кердем. Шушы хәлдән соң төнлә шикле урыннарда йөрмәскә тырышам.

 

Фото: ru.wallpaper.mob.org

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас