

Күптән түгел Шэньчжоу-16 экспедициясе составындагы кытай космонавтлары Тяньгун космик станциясе бортында шырпы сыздылар. Халыкара космик станция бортында мондый төр экспериментлар үткәрү, гадәттә, тыела. Чөнки анда җиңел янып китүчән материаллар күп һәм ачык утка карата кырыс кагыйдәләр хөкем сөрә.
Әмма микрогравитация шартларында үзен ачык ут ничек тотачак? Моны ачыклау өчен космонавтлар Гуй Хайчао һәм Чжу Янчжу 21 сентябрьдә шәм кабыздылар. Эксперимент кытай аудиториясенә трансляцияләнгән лекция кысаларында туры эфирда үткәрелде.
Ачыклануынча, микрогравитация шартларында ялкын зәгыйфь. Ул җирдәге кебек югарыга омтылмый, бәлки тирә-якка тарала, ягъни сферик утлы шар барлыкка китерә.