

Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә сентябрьдә җылылык өчен җибәрелгән счетларга аңлатма бирделәр. Гәрчә җылылык бирү сезоны әле башланмаган булса да, кайбер йортларга алар килгән дә инде.
Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарә башлыгы Елена Прочаковская аңлатуынча, счетлар җылылыкка чыгымнар норматив буенча исәпләнүче торак йортларга таратылган. Чөнки аларга счетлар җылылык бирү факты буенча түгел, ә сентябрьдә бирелә.
Төбәк регламенты буенча, нормативка ярашлы, елына 8 ай җылылык өчен түләнә.
Әгәр сентябрьдә счетлар килә икән, монда канун бозу юк. Ә май аенда, җылыту булачакмы-юкмы икәненә карамастан, счетлар килмәячәк.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Freepik.