

Башкортстанда спортчы 70 метр биеклектә Айгир кыялары арасына тартылган канаттан узган. Ул Сергей Шилов. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә үзенең шәхси битендә хәбәр итте. Вакыйга узган ял көннәрендә булган. Спортчы 70 метр биеклектә 85 метр озынлыгында ике кыя арасында тартылган канат буйлап узган. Сергей Шилов бу эш белән җиде ел шөгыльләнә. Моңа кадәр ул Дагыстанда Сулак каньоны буенча, Мәскәү-Ситида күпкатлы йортлар арасында һәм Кабарда-Балкарда Гижгит күле янында осталык күрсәткән иде. Моннан тыш, мондый куркыныч трюкларны Төркия һәм Кипр илләрендә дә эшләде.
Айгир – Белорет районында Кече Инзәр елгасы буенда урнашкан таулыклар. Легендалар буенча, бер байның бик матур айгыры булган. Аны көндәше урлап куып киткәч, ат кыядан сикереп үлгән.
Сергей Шилов фотосы.