Новости
3 Октября 2023, 04:05

Бөкеләр бер таралырмы?

Сентябрь башлану белән Уфа юлларында тыгыннар бермә-бер артты. Узган җомгада кайбер урамнарда алар 9 балл дәрәҗәсенә җитте. Бөкеләрне бетерү юллары бармы?

Бөкеләр бер таралырмы?Бөкеләр бер таралырмы?
Бөкеләр бер таралырмы?

Уфалылар соңгы чорда бөкеләр күплеккә зарлана. Тыгыннар аеруча Шакша күперендә, Менделеев урамында, шулай ук Пугачев урамы ягыннан Уфага керү ягында күп булган.

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров Республика белән идарә итү үзәгендә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә бу мәсьәләне  хәл итәргә йөкләмә бирде.

"Анализ күрсәткәнчә, беренче чиратта алар юл эшләре һәм аварияләр аркасында чикләүләр белән бәйле. Без Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе һәм транспорт министры белән юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерүгә оперативлык өстәргә кирәк, дип килештек. ... Уртак тырышлык белән бөкеләрне бетерергә кирәк, башка вариантлар юк. Вәзгыятьне нормальләштерү башкала мэриясе, Транспорт министрлыгы һәм ЮХИДИ көчләрен берләштергәндә генә мөмкин", -- дип ассызыклады ул.

Фото:  diana.grytsku,  Freepik.

Бөкеләр бер таралырмы?
Бөкеләр бер таралырмы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас