+15 °С
Облачно


Уфа урамында бер кыз балага хуҗасыз эт һөҗүм иткән. Бу хәлдән соң башкаланың Киров районындагы Тикшерү бүлеге "ваемсызлык" маддәсе буенча эш кузгаткан.
Ачыклануынча, бу хәл 23 сентябрь көндез булган. Пушкин урамындагы йорт янында эт дүрт балага ташланган, сабыйның бите, башы яраланган.
Кызчыкка медицина ярдәме күрсәтелгән. Аны хастаханәгә теш казнасы-бит хирургиясе бүлегенә илткәннәр, белгечләр җентекләп караганнар. Баланың гомеренә хәзерге вакытта хәвеф янамый.
Сукбай этне тотканнар.
Чыганак: Башинформ.