+19 °С
Дождь


33 яшьлек Наташа Джафетка Бөекбританиянең Бангор шәһәре хастаханәсендә гомуми наркоз бирәләр һәм үт куыгына операция ясый башлыйлар. Әмма хатын операция бетмәстән аңына килә.
Наташага сулыш алырга һава җитми, үзен буылган кебек хис итә. Хирургларның үзара сөйләшүләрен ишетә, ләкин кузгала алмый, ишарәләр ясап, аңына килгәнлеген әйтергә тели. Әмма моны күрмиләр, һәм Джафет авыртудан аңын югалта. Берникадәр вакыттан соң ул яңадан аңына килә. Бу юлы инде моны табиблар сизеп ала һәм тиз генә чарасын күрәләр.
Бүгенге көндә Наташа сау-сәламәт, әмма йокыга киткәндә курку хисе калган, ул сулыш җитмәс дип борчыла.
Чыганак: lenta.ru.