+16 °С
Облачно


Уфада 6 нчы санлы полиция бүлеге хезмәткәрләре 36 яшьлек ханымга карата РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше ("аеруча зур күләмдә караклык") буенча җинаять эше кузгаткан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ул туристлык хезмәтләре күрсәтүгә килешүләр рәсмиләштергән, моның өчен клиентлардан түләүләр дә алган, әмма тиешле хезмәтләр күрсәтелмәгән.
Әлеге вакытта 40ка якын зыян күрүче ачыкланган. Якынча 6 миллион сумнан артык акча үзләштерү ачыкланган.
Хәзерге вакытта тикшерү эше бара. Җинаять кылуның барлык шартлары һәм шикләнелүченең гамәлләреннән зыян күрүчеләр билгеләнә.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Freepik.