+20 °С
Дождь


Дәүләт Думасының телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, 2024 елдан башлап, депутатлар үз сайлау округларында бары тик Русиядә җитештерелгән автомобильләр белән генә тәэмин ителәчәк. Дума Советы бу хакта бертавыштан карар кабул иткән.
Элегрәк парламентның түбән палатасы рәисе Вячеслав Володин, Дәүләт Думасы автотранспортын яңартканда, сафтан чыккан чит ил маркалы машиналарны Русиянекеләргә алыштыра башлаулары турында хәбәр иткән иде.
"Бу карарлар Русия автосәнәгатен үстерүгә ярдәм итәчәк. Ә бюджет акчалары илдә калачак ", -- дип билгеләгән иде ул.
Фото: Freepik.