Сентябрь ае җылы һәм кояшлы көннәр белән сөендерә, шуңа күрә урманда йөрергә теләүчеләр бик күп. Шул сәбәпле кайберәүләр хәвеф хисен онытып та җибәрә.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичә "Система-112" шылтыратуларны эшкәртү үзәгенә түбәндәге мөрәҗәгатьләр килгән:
- Архангель авылында 9 яшьлек малай әти-әниләре белән урманга гөмбәгә баргач югалган;
- Яңавыл районының Бәнибаш авылында бер гаилә урманга килгәч, 15 һәм 8 яшьлек балаларын күздән яздырганнар.
- Учалыда ике оныклары белән гөмбә җыярга киткән әби белән бабай адашкан;
- Учалы районында бер ир-ат машинасы белән урманда югалган.
Бәхеткә каршы, ведомство мәгълүматлары буенча, барлык гражданнар да исән-сау табылган.
Чыганак: Башинформ.