Югары яктагы күршеләребез Һадиулла абый белән Фәгыйлә апа начар яшәмәделәр. Икесе дә фермада эшләгәнлектән, җаен чыгарып, шәхси хуҗалыкларында да мал-туарны күп асрадылар. Хезмәтләренә күрә хөрмәтен дә күрделәр. Яхшы ашадылар, әйбәт киенделәр. Мөмкинчелек туган саен парлап ял йортларына да чаптылар. Үзләрен, сарай-куралтыдагы малларын караганлыктан, гел эш белән мәшгуль булып, балаларына гына тәрбия-игътибар җитмәде. Аулакта калган шул балаларының шуклыгыннан гел зыян күреп яшәдек.
– Нигә бу балаларга азрак игътибар бирмисез? – дип тә әйткәләдек. Тыңламадылар. Барын да тормыш авырлыгы белән вакыт җитмәүгә сылтап калдыра бирделәр.
– Безне бик карамадылар әле, кешедән ким яшәмибез. Аларны да тормыш үзе өйрәтер, – диделәр.
Ел арты ел үтә торды. Тормыш өйрәтте. Көч-хәл бетеп, мал асраулары да авырлашты. Хәзер күршеләребезнең үзләренә балаларының игътибар-ярдәме җитми.
Баладан бәлә ясамаска иде дә бит, әмма Һадиулла абый белән Фәгыйлә апай язмышыннан гыйбрәт алмыйча яшәүчеләр бүген дә күп әле.
Фото: freepik.com