Новости
9 Сентября 2023, 14:22

Тимер юл аэропортка кадәр булачак

Дим-Иглин участогында өстәмә юллар төзеләчәк, Уфа аэропортына кадәр тимер юл тармагы салыначак.

Тимер юл аэропортка кадәр булачакТимер юл аэропортка кадәр булачак
Тимер юл аэропортка кадәр булачак

Башкортстанда тимер юл элемтәсе үсеш ала. Төбәк башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, хәзер бу юнәлештә берничә проект алып барыла. Әйтик,  Дим-Иглин участогында өстәмә юллар төзелә һәм аэропортка кадәр тимер юл тармагы салына.

Уфада шулай ук тимер юл вокзалы яңартыла: ремонтның төп өлеше инде үтәлгән, хәзер платформаларны һәм җир асты тоннельләрен яңарталар, лифтлар төзиләр.  Тимер юл белән йөк ташу системасына да зур игътибар бирелә. Стәрлетамакта бу максаттан терминал ачылган.

Хәзерге вакытта  Сибай -- Подольск -- Новорудная тимер юл чатын төзү проекты алып барыла, ул Башкортстанны Казахстан, Урта Азия һәм Кытай белән бәйләр дип көтелә.

Фото: Башинформ.

Тимер юл аэропортка кадәр булачак
Тимер юл аэропортка кадәр булачак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас