Новости
5 Сентября 2023, 04:45

Сөйләшеп тә тормагыз

Мошенниклар җибәргән сылтамага баскач, махсус программа бер миллион сумлык кредит алдырган.

Сөйләшеп тә тормагызСөйләшеп тә тормагыз
Сөйләшеп тә тормагыз

Башкортстанда Инҗәр авылында яшәүче 48 яшьлек ир-ат мошенниклардан зыян күргән һәм аферистларның хәйлә ятьмәсенә эләгүе турында полициягә мөрәҗәгать иткән.

Аны ничек алдаганнар соң?

Көннәрдән бер көнне аңа "банк хезмәткәре" шылтыраткан һәм "онлайн-банктагы шәхси кабинетыгызны җимерергә мөмкиннәр" дип,  әңгәмәгә җәлеп иткән. 

Әңгәмәдәшенә ышанып, Инҗәр кешесе "банк хезмәткәре" җибәргән һәм гадәти булып күренгән сылтамага баскан. 

Сылтама буенча үтү мошенникларга бу кешенең телефонына үтеп керү мөмкинлеге биргән: телефон хуҗасының  катнашыннан башка эшли башлаган. Банк кушымтасында аның исеменә 1 млн сумлык кредит формалашуын күреп торса да, бу процессны туктата алмаган. Ә соңрак аферистлар QR-код ярдәмендә банкоматтан 920 мең сумны алганнар.

Әлеге вакытта банклар төрле ялганчы схемаларны искәртү өстендә эшли, әмма мошенниклар хәйләнең яңадан-яңа ысулларын эзләп таба тора. 

Фото: Freepik.

Сөйләшеп тә тормагыз
Сөйләшеп тә тормагыз
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас