+13 °С
Облачно


Башкортстанда шизофрениядән интегүче авырулар саны турындагы мәгълүмат билгеле булды. Республиканың кайбер муниципалитетларында бу психиатрик тайпылыш бигрәк тә киң таралган.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы хисабыннан күренгәнчә, узган ел республикада шизофрения белән авыручылар 100 мең кешегә 251,2 авыру тәшкил иткән.
Бу тайпылыш белән авыручыларның иң күп саны Краснокама муниципаль районында. Анда бу күрсәткеч уртача 100 мең кешегә рекордлы 775,8 очрак тәшкил итә.
Шулай ук бу авыру Бакалы (478,3), Благовещен (447,8), Ишембай (444,6), Учалы (433,4) районнарында шактый таралган.
Фото: Freepik.