Новости
29 Августа 2023, 04:26

Хәмерсез ял юлламаларын алучы булырмы?

Төркиядә ялны күпләр "Бар да бар" ("Все включено") булуы өчен үз итә. Ә хәзер алкогольдән башка барысы да булган отельләр дә барлыкка килмәкче. 

Хәмерсез ял юлламаларын алучы булырмы?Хәмерсез ял юлламаларын алучы булырмы?
Хәмерсез ял юлламаларын алучы булырмы?

Русиялеләрнең күпмедер өлеше ялын диңгез буенда үткәрергә ярата. Урта диңгезнең җылы яр буйларын, Төркия кунакханәләренең "Бар да бар" ("Все включено") системасын хуп күрүчеләр байтак. Менә шундый туристлар өчен яңа тәкъдимнәр барлыкка килмәкче. Ул да булса, хәмерсез  ял юлламалары. Андый юлламаларда алкоголь  аз күләмдә яисә бөтенләй булмый. Бу юнәлеш аеруча балалар, гаилә белән ял итүчеләр өчен отышлы булыр иде. 

Anex Tour системасында "алкогольсез All Inclusive" тәкъдим иткән җиде хәләл кунакханә билгеле. Алар, нигездә, кунакларга алкоголь эчемлекләр тәкъдим итми. Хатын-кызлар һәм ир-атларга  аерым коену өчен  зоналар  (пляж, ешрак бассейн) булдырылган.

Шул ук вакытта гадәти, дөньяви кунакханәләрнең дә хәмерсезләре барлыкка килгән. Андый отельләргә юллама 7-9 процентка арзанрак.

Pegas Touristik компаниясе шундый ике отель,  Tez Tour бер отельне тәкъдим итә.

Әлегә мондый тәкъдимнәр киң кулланылышка кермәгән. Әмма кем белә, бәлки, киләчктә хәмерсез ял модага да кереп китәргә мөмкин. 

Чыганак: РИА НОВОСТИ.

Хәмерсез ял юлламаларын алучы булырмы?
Хәмерсез ял юлламаларын алучы булырмы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас