Новости
19 Августа 2023, 05:01

Рух сүнмәсә, милләт яшәр!

Балаларда, яшьләрдә милли рух тәрбияләнә икән, милләтнең киләчәге ышанычлы кулларда.

Рух сүнмәсә, милләт яшәр!Рух сүнмәсә, милләт яшәр!
Рух сүнмәсә, милләт яшәр!

Ресбублика инженер лицей-интернатының 10 нчы сыйныф укучысы Рәзинә Шахморатова,  яшь чәчәннәр арасында җиңүче буларак, йомгаклау тантанасында  үзенең теләкләрен җиткерде.

“Рухташлар, бәйгечеләр, бу мәртәбәле конкурста җиңүемә чиксез шатмын. Иң зур рәхмәтем – әсәемә, никадәр вакытын минем өчен сарыф итеп, конкурска әзерләде. Бу конкурста 1нче класстан катнашам. "Урал батыр" эпосын ятлап, тарихи комарткыны төптән белдем, Әйдәгез, шушы рухи мирасыбызны саклыйк һәм киләчәк буынга җиткерик", -- диде ул һәм курайда уйнап, эпостан үзенең яраткан өзеген  сөйләп ишеттерде.

Әйе, өч көн дәвамында Урал батыр тирә-юнгә Җанчишмә суын сипте. Өч көн буе  Бөрҗән җире яшь чәчәннәрнең рухлы, чәмле чыгышын тыңлады.

Гүя  башкорт рухы Уралтау булып күтәрелде,  эпослар төбәгендә борынгылыкның үзе яңгырады.

 

 

Рух сүнмәсә, милләт яшәр!
Рух сүнмәсә, милләт яшәр!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас