Новости
18 Августа 2023, 13:35

Җиңүчеләр билгеле!

«Урал батыр» эпосын башкручы яшь чәчәннәр төбәкара конкурсы тәмам. 

Җиңүчеләр билгеле!Җиңүчеләр билгеле!
Җиңүчеләр билгеле!

25 ел эчендә бу конкурста 5 меңгә якын укучы үз көчен сынады. Аның кичәге җиңүчеләре бүген төрле өлкәләрдә уңышлы эшли һәм тел һәм мәдәният сагында тора.

Район башлыгы администрациясенең  милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге урынбасары Вәсилә Абдрахманова Радий Хәбировның сәламләү сүзләрен җиткерде.

«Иң яхшы хатын-кыз образы» номинациясендә Назгөл Габитова (Уфа шәһәре), ә  «Иң яхшы ир-ат образы» номинациясендә Илтимер Морзагулов (Бөрҗән районы) җиңде.

Республика инженер лицей-интернатының 10 нчы сыйныф укучысы Рәзина Шаһморатова Гран-при иясе булды.

1 урынны Бөрҗән районының Иске Собхангул урта мәктәбе һәм Зилаер районының Юлдыбай авылы балалар бакчасы иҗат коллективлары яулады.

Җиңүчеләр билгеле!
Җиңүчеләр билгеле!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас