

НАСА космик тикшеренүләр институты галимнәре хәбәр иткәнчә, 2023 елның июль ае климат күзәтүләре тарихында иң эссе ай булган.
Анализ өчен температураның күп дистә еллар дәвамындагы үзгәрешләре турында мәгълүматлар кулланыла.
Гомумән алганда, 2023 елның июль ае 1880 елдан соңгы иң эссе ай буларак тарихка кереп калачак. 1951-1980 еллардагы июль айларыннан ул уртача 1,18 градуска җылырак булган.
НАСА дистәләгән мең станциядән мәгълүмат җыя. Бу мәгълүмат станцияләр арасындагы ераклыкны һәм шәһәрләрнең йогынтысын исәпкә алып анализлана.
Быел шулай ук диңгез өслеге гадәттән тыш җылынган. Тын океанның тропик өлешенең көнчыгышында аеруча югары температуралар ачыкланган. Бу хәл 2023 елның маенда башланган Эль-Ниньо агымы белән бәйле.
Эль-Ниньо җәен Төньяк ярымшарда көч алгач, суның өске катламындагы тирбәнешләр гадәттә сизелми. Шуңа карамастан, НАСА фаразлавынча, Эль-Ниньоның иң зур йогынтысы 2024 елның февраль-апрелендә сизеләчәк.
Фото: Freepik.