Новости
16 Августа 2023, 13:25

Хуш киләсең, Урал батыр!

Яшь чәчәннәр мәйдан тотачак.

Хуш киләсең, Урал батыр!Хуш киләсең, Урал батыр!
Хуш киләсең, Урал батыр!

Бөрҗән районында "Урал батыр" төбәкара яшь чәчәннәр конкурсы башланды. Анда балалар бакчасына йөргән балалардан алып көллият студентларына кадәр үз осталыгын сынаячак.

Бәйгене ачу тантанасында Башкортстанның Мәгариф министрлыгы милли белем бирү идарәсе җитәкчесе Розалия Сәфиуллина чыгыш ясап,  мәгариф министры Айбулат Хаҗинның котлау сүзләрен җиткерде.

Конкурс өч көн дәвам итә, бүген эпостан өзек сәхнәләштерү конкурсы булса, иртәгә "Урал батыр"ны яттан сөйләүчеләр мәйдан тота. 

Конкурны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 18 августта "Шүлгәнташ" музеенда булачак.

Хуш киләсең, Урал батыр!
Хуш киләсең, Урал батыр!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас