Новости
16 Августа 2023, 12:25

Җанчишмә башында бәйрәм

“Урал батыр” – сер сандыгы, сере чиксез...

Җанчишмә башында бәйрәмҖанчишмә башында бәйрәм
Җанчишмә башында бәйрәм

16 августта Бөрҗән җирендә 25нче тапкыр (Бөрҗәндә – 27нче) “Урал батыр” эпосын яттан сөйләүче яшь чәчәннәр бәйгесе башланды. Чараны тантаналы ачу өлеше район мәдәният сараенда үтте.

Район хакимияте башлыгы вазифасын  вакытлыча башкаручы Гайса Әхәт улы Хәлитов  барысын да ихлас күңелдән котлап, тәбрик һәм теләк-фатиха сүзләрен җиткерде. Тәбрикләр өчен сүз жюри рәисе,   М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының гыйльми-тикшеренү үзәгенең баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы Нәркәс Әхмәт кызы Хөбетдиновага бирелде: “Бүген – тарихи көн, шушы матур конкурсның башында Роза Шәриф кызы Гомәрова тора. Аңа зур рәхмәт. Әхмәт бабагызның әманәт сүзе:  “Урал батыр” – сер сандыгы, сере чиксез. Мәгълүмдер: сер сандыгы булмый биксез. Биген ачу юлы – урау, баскыч-баскыч,  ә ачкычы – акыл дигән алтын ачкыч”, -- дигән үлемсез сүзләрен онытмагыз. Уңышлар сезгә!”  -- диде ул үз чыгышында.

Җанчишмә башында бәйрәм
Җанчишмә башында бәйрәм
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас