Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданының өчтән береннән артыгы суктырылган. Уҗымнарны җыю төгәлләнеп килә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, алдынгылар арасында -- Стәрлетамак һәм Авыргазы районнары хуҗалыклары, алар 80 мең тоннадан артык ашлык җыйганнар.
«Быел һава шартларының катлаулы булуына карамастан, яхшы уңыш алырга өметләнәбез. Республика икмәксез калмас», -- дип яза Радий Хәбиров.
Гомумән алганда, быел 3 млн тонна уңыш җыеп алыныр, дип көтелә.