Новости
13 Августа 2023, 18:29

Спорт ярышындагы фаҗига

Башкортстанда яшь спортчы марафон вакытында һәлак булды.

Спорт ярышындагы фаҗигаСпорт ярышындагы фаҗига
Спорт ярышындагы фаҗига

Башкортстанда Белорет районында барган Malidak марафоны вакытында спортчы һәлак булды.  Виктория К. ярышлар вакытында 12 августта вафат булды. Спортчының үлеме турында ярышны оештыручылар хәбәр итә. “Без Викторияне белгән һәркем белән кайгырабыз һәм гаиләләренең тирән кайгысын  уртаклашабыз”, – дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Кызның йөгергәндә хәле начарая. Спортчыны коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре терелтергә тырыша, ләкин ул аларның кулларында үлә.

Виктория район масштабында гына түгел, ә республика һәм Бөтенрусия масштабында да күпсанлы йөгерүләр һәм ярышларда катнашкан булган.

 

Фото: BELORace

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас