Новости
9 Августа 2023, 05:01

"Башкорт аты" фестивале якынлаша

11-13 августта Баймак районында «Башҡорт аты» халыкара фестивале узачак. 

"Башкорт аты" фестивале якынлаша"Башкорт аты" фестивале якынлаша
"Башкорт аты" фестивале якынлаша

Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, оештыручылар республика халкы һәм кунаклары өчен кызыклы һәм бай программа әзерләгән, анда һәркем күңеленә хуш килгән тамаша таба алачак. Вакыйга матур урында -- Граф күле буенда уза.

Фестивальнең беренче көнендә, 11 августта, тамашачылар “Ирәндек мәргәне”, “Тай-тулаҡ”, “Аударыш” һәм “Ылаҡ” номинацияләрендә тамашалы ат спорты ярышларына шаһит булачак.

Кич 18.00 сәгатьтә башкорт эстрадасы артистлары катнашлыгында «Атлы башҡорт -- ҡанатлы ҡош» яшьләр концерты була. Концертта Башкортстанның халык артисты Рөстәм Гыйззәтуллин, Башкортстанның атказанган артистлары Заһир Исәнчурин, Марсель Котыев, Зилия Бәхтиева, “Кәрвансарай”, “Башстайл” төркемнәре, халыкара, бөтенрусия һәм республика конкурслары лауреаты Идел Аралбаев һәм башкалар катнашачак.

"Башкорт аты" фестивале якынлаша
"Башкорт аты" фестивале якынлаша
"Башкорт аты" фестивале якынлаша
"Башкорт аты" фестивале якынлаша
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас