+14 °С
Дождь


Башкортстанда уртача айлык номиналь хезмәт хакы 2023 елның маенда 56 845 сумга җиткән, дип хәбәр итә республика статистика хезмәткәрләре.
Гомумән алганда, агымдагы елның гыйнвар-май айларында төбәктә уртача хезмәт хакы 52 768 сум тәшкил иткән. Бу 2022 елның шул ук чорына караганда 18,8 һәм 16,4 процентка күбрәк.
Шул ук вакытта 2023 елның гыйнвар-май айларында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, реаль хезмәт хакы Башкортстанда 12,1 процентка арткан.
Уртача айлык номиналь хезмәт хакы эчендә салымнар да бар.
Чыганак: Башинформ.