Барлык яңалыклар
Новости
20 июль 2023, 10:29

Самат Мостаев белән хушлашу

Чишмә районының Ар авылында ефрейтор Самат Мостаев белән хушлашу мәрәсиме булды.

Самат Мостаев белән хушлашу
Самат Мостаев белән хушлашу

Егет Махсус хәрби операциядә  хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Хушлашу мәрәсимендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, район хакимияте җитәкчеләре, депутатлар, мәрхүмнең туганнары, авылдашлары катнашты.

"Хөрмәтле Сәлия Хәлил кызы, Әнвәр Миңлегаян улы, Илмира Әлфир кызы, Самат Мостаевның балалары, туганнары һәм якыннары, якташлары, бөтен республика исеменнән тирән кайгыгызны уртаклашам, -- диде Радий Фәрит улы. -- Егетләрне озату бик авыр. Самат үз бурычын батырларча үтәде. Сәлия Хәлил кызы, Әнвәр Миңлегаян улы,  сез бик яхшы ул, чын сугышчы, патриот тәрбияләдегез. Саматның ике баласы калды, без аларга бөтен республика белән ярдәм итәчәкбез, кайгы-хәсрәттә калдырмаячакбыз, дип нык вәгъдә бирәм. Мин администрация башлыгыннан герой истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар күрүен сорыйм. Тыныч йокла, Самат Әнвәр улы, авыр туфрагың җиңел булсын", -- диде Радий Хәбиров.

Русия Президенты Указы белән Самат Мостаев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән, бүләк яугирнең хатынына тапшырылды. Шулай ук Республика башлыгы Саматның тормыш иптәшенә генерал Шәйморатов орденын тапшырды. 

Контракт хезмәте ефрейторы Самат Әнвәр улы Мостаев 1991 елның 1 февралендә Чишмә районының Ар авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 2009 елдан 2010 елга кадәр хәрби хезмәт уза. Аннан төрле предприятиеләрдә эшли. 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында чакыру ала. Хәрби частьта хезмәт иткәндә үзен уңай яктан гына күрсәтә. Ефрейтор Самат Мостаев 2023 елның 10 июлендә Махсус хәрби операция бурычларын үтәү барышында һәлак була.

Чыганак: Башинформ.

Самат Мостаев белән хушлашу
Самат Мостаев белән хушлашу
Самат Мостаев белән хушлашу
Самат Мостаев белән хушлашу
Самат Мостаев белән хушлашу
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: