Новости
14 Июля 2023, 05:03

Сәламәтлек сере – нәрсә ашауда

Ит ризыкларыннан баш тартыргамы? Вегетарианлыкка күчү сәламәтлеккә илтәме? Галимнәр, 250  мең кешене тикшереп, нинди нәтиҗәгә килгән?

Сәламәтлек сере  –  нәрсә ашаудаСәламәтлек сере  –  нәрсә ашауда
Сәламәтлек сере – нәрсә ашауда

Ит азыкларының сәламәтлеккә ничек тәэсир итүе турында галимнәр күптән баш вата.

Мисалга, яңарак Nutrition журналында басылган мәкаләдә раслануынча, вегетариан диетасын үтәү кардиометаболик авырулар куркынычын киметергә ярдәм итә ала. Вегетариан диетасы артык симерү һәм йөрәк авыруларына каршы тора, кан басымы менү, 2 тип диабет белән авырган очракта да  файдалы, ди мәкалә авторы.  

Гамильтондагы Макмастер университетында исә 250 меңнән артык кешене җәлеп итеп, башка бер тикшеренү үткәргәннәр. Анализ күрсәткәнчә, җиләк-җимеш, яшелчә, кузаклылар, чикләвек, балык һәм сөт продуктларын куллану йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын шактый киметә.

Оптималь сәламәт диета составында атнага өч-дүрт порция кузаклылар (борчак, ногыт һ. б.), җиде порция чикләвек, ике-өч порция балык һәм 14 порция майлы сөт продуктлары (сөт, йогурт яки сыр) бар. Шулай ук бөртеклеләрнең (тышчалы килеш, ягъни көрпәсе белән) бер порциясен көн саен кулланырга мөмкин.

Сәламәт туклануның мөһим элементы дип мал ите аталган, әмма аны “уртача микъдарда” куллану шарты белән.

Бу хакта “Рамблер” яңалыклар тасмасы  хәбәр итә.

Фото: Freepik.

Сәламәтлек сере  –  нәрсә ашауда
Сәламәтлек сере – нәрсә ашауда
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас