

Русия көрәшчесе Ринат Фәхретдинов һөнәри карьерасында чираттагы триумфка иреште. Мордовиянең Ромодан районының Белозерье авылында туып-үскән егет көрәшнең катнаш төрендә америкалы Кевин Лины җиңеп, Абсолют көрәш чемпионатының (UFC) Vegas 76 турнирында өстен чыкты.
Алыш июль башында Лас-Вегаста узды. Көндәшен җиңәр өчен 31 яшьлек Ринатка күп вакыт таләп ителмәгән. Ул беренче минутта уң йодрыгы белән көндәшенең теш казнасына бәреп, аны аяктан ега. Шуннан соң ук буа торган алым куллана. Судьяларга вакытыннан алда җиңүне теркәүдән башка эш калмый.
2022 елның декабрендә Фәхретдинов америкалы Брайан Батл белән UFC Fight Night 216 турниры кысаларында көч сынашкан иде, ул анда да җиңү яулады. Хәзер Ринатның шәхси исәбендә 23 җиңү теркәлгән.