+15 °С
Облачно


Соль-Илецкның тозлы күлләрен күпләр үз итә. Сәламәтлек өчен файдасын сизүчеләр ел да барып кайтырга тырыша. Моңарчы анда шәхси машинада яисә коммерция автобусларында барырга мөмкин иде. Быел исә Уфадан 14 июльдән башлап Соль-Илецк шәһәр-курортына автобуслар йөри башлаячак. Бу хакта "Башавтотранс" матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рейслар Уфаның Көньяк автовокзалыннан көн аралаш 23.00 сәгатьтә китәчәк.
Фоточыганак: tour102.ru.