Новости
8 Июля 2023, 17:15

Яңа Каенлыкта – яшьләр Сабантуе!

Кичә Краснокама районының Яңа Каенлык авылында “Яшьләр Сабантуе – 2023” гөрләп үтте.

Яңа Каенлыкта – яшьләр Сабантуе!Яңа Каенлыкта – яшьләр Сабантуе!
Яңа Каенлыкта – яшьләр Сабантуе!

Бәйрәмне ачу тантанасында яшь буынны тәрбияләүгә, районда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга һәм яңа буынны мәдәни-эстетик тәрбияләүгә зур өлеш керткән егетләрне һәм кызларны хөрмәтләделәр. Бәйрәм кунаклары өчен киң спорт, мәдәни һәм ял итү программасы тәкъдим ителде.

Көчләрен сынарга теләүчеләр өчен волейбол, көрәш, гер спорты, армрестлинг, шахмат һәм шашка буенча спорт ярышлары оештырылды. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен халык уеннары үткәрелде. Бәйрәм дәвамында төп сәхнәдә Краснокамский районы авылларының үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Кунаклар өчен башкорт, рус, татар, мари милли хуҗалыклары оештырылды. Чарага сәйлән тегүчеләр, агачка бизәк төшерү осталары чакырылды.

«Халыклар дуслыгы йорты» ДБУ филиалы «Никольский храм» тарихи-мәдәни үзәге Мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган курчак-саклаувычлар күргәзмәсен әзерләде. Филиалның баш белгече Елена Апакова инде күп еллар шул эш белән шөгыльләнә. Бу көнне кунакларга гаилә иминлеген саклаучы "Кияүгә чыккандагы курчак", "Курчак-кыңгырау"лар әзерләргә тәкъдим ителде. Курчаклар Русия мәдәниятенең мөһим өлешенә әверелде. Алар тормышның борылыш мизгелләрендә ярдәм итә, балаларны авырулардан саклый, ә бөтен гаиләне – күз тиюдән, талаштан һәм көнләшүчеләрдән. Курчакларны бары тик хатын-кызлар гына тудырган, һәм махсус кагыйдәләр буенча: корамаларны киелгән киемнән, кайчы һәм энәдән файдаланмаганнар, йөзләрен ясамаганнар – бу явыз рухлар урнашмасын өчен кирәк булган.

Фотолар: Краснокама районы хакимиятеннән.

Яңа Каенлыкта – яшьләр Сабантуе!
Яңа Каенлыкта – яшьләр Сабантуе!
Яңа Каенлыкта – яшьләр Сабантуе!
Яңа Каенлыкта – яшьләр Сабантуе!
Яңа Каенлыкта – яшьләр Сабантуе!
Яңа Каенлыкта – яшьләр Сабантуе!
Яңа Каенлыкта – яшьләр Сабантуе!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас