

Быел Калтасы районының Кокуш авылы янындагы буа ярында төзекләндерелгән пляж пәйда булды. Ул эшкуар һәм авыл советы депутаты Павел Тосаев инициативасы белән торгызылды. Павел шушы авылда туып үскән, бала чагында буаның зур, мул сулы булуын хәтерли. Павел Сайнашевич, буа буу уена корылык этәргеч бирде, дип сөйли.
Ул үзе зур стажлы фермер. 2010 елда ук, дым җитмәү сәбәпле, 60 гектар мәйданда бөртекле культуралар һәлак булгач, буаны торгызу начар булмас иде, дип уйлана башлаган. Әмма корылыклы ел узгач, идея берникадәр вакытка онытылган. Ә инде өч ел элек Павел Тосаев үз ниятен тормышка ашырырга керешкән.
Тиз арада җирле фермерларның инициатив төркеме барлыкка килгән, алар шулай ук буа турында уйланган. Кемдер үз тракторын биргән, икенчеләре аны солярка белән тәэмин иткән.
Шулай итеп, эш башланып китә: башта авыр техника су төбен чистарта, торбалар салып буаны су белән тутыралдар. Хатын-кызлар термоста чәй китереп торган.
Аннан инде балык хуҗалыгыннан маймычлар сатып алу өчен бөтен авыл белән акча җыйганнар.
Җирле халык уртак тырышлык белән сулык ярын чиста тотарга килешкән. Әлегә ял итүчеләр сүздә тора, ярны чүпләми, ял зонасы тәртиптә.
Инициатив төркем алга таба да төзекләндерү белән шөгыльләнергә җыена.
Чыганак: Башинформ.