Новости
5 Июля 2023, 04:22

Июль ае җылы була, диләр

Синоптиклар явым-төшем вәгъдәлиме соң?

Июль ае җылы була, диләрИюль ае җылы була, диләр
Июль ае җылы була, диләр

Синоптиклар фаразынча,  июль аеның җылы булуы көтелә. Русия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, җәйнең икенче аенда Башкортстанда  һаваның уртача айлык температурасы нормадан 1 градуска югарырак булыр, мөгаен. Уртача айлык температура нормасы исә -- 19,2 градус.

Явым-төшем белән нихәл? Аларның айлык күләме нормадан кимрәк булыр дип фаразлана (норма -- 50-70 мм).

Якындагы көннәрдә республика территориясендә явым-төшем көтелми. Төнлә җиләсрәк, көндез төньяктан уртача тизлектә , урыны белән өзек-өзек җил исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -- 14, 19 градус тирәсе булыр. Көндез температура плюс 27 дән 32 гә кадәр булачак.

Фото: Илгиз Әхмәтов.

Июль ае җылы була, диләр
Июль ае җылы була, диләр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас